Ялгыз гына хәзер таңнар ата,
Ялгыз чәчәк ата алмагач,
Язмыш белән бәхәсләшеп булмый,
Парлы тормыш итү, язмагач..
Суларыңа һава җитми башлый,
Яңагыңа сукса язмышың,
Күзләреңнән, утлар чәчрәп чыга,
Челпәрәмә килә, тормышың,
Томаланган аңың , кайгылардан,
Син күрмисең, көннең яктысын,
Бушап калган кебек, барлык җиһан,
Дөнья бетте, диеп уйлыйсың..
Ярларыңны су агымы кебек,
Язмыш дигән, елга юганда,
Җан авырта...,сыйпап кына бетми !
Югалтудан йөрәк сызганда !
Төшләреңдә күрсәң, шатланасың-
Өнем ахры, диеп уйлыйсың,
Ә уянгач...яшиселәр килми,
Сабырлыклар сорап, елыйсың..
Ярты җаның синең, үлгән килеш,
Өметләрең инде сүнгән килеш,
Менә шундый халәттә дә, сынатмыйча,
Сыгылмыйча, син яшәргә тиеш, имеш.!
Тиеш !! Ләкин ничек итеп !!
Канап тора йөрәк, сыерылган !
Җилпенәсең, ләкин очалмыйсың,
Канаткаең инде , каерылган !
Сагышларда яна , ялгыз җаның,
Сагынуларга, ничек түзәрсең..
Парлы мәҗлесләрдә утырганда,
Сиздермичә, яшең сөртәсең..
Чайпалырга торган күңелкәең,
Түгелсә дә, ялгыз калганда,
Кабат- кабат, язмыш сине сыный,
Сыгылмыйсың, балаң булганга.
Балаларың өчен, яшә әле,
Ана назын , биреп аларга,
Бала борчуларын күрсәтмәсен,
Язсын бары,сөеп назларга !!
Мәдинә Хайруллина