Аллаһка шөкер, исән әле мин))
Әллә ниндигә әйләндем әле мин, пост куярга дәрманым бар, ә менә дәрте каядыр киткән. Инде бүген дә, мондый гастрономический канәгатьләнүдән соң да, пост куймасаң гөнаһ булыр, дип, үз-үземне көчләп булсада пост сырларга булдым. Хәрефләргә баса торгач дәрте дә килеп чыкты, чукынмыш!)
Каян килгәндер миңа мондый, вакчыллык, дииммме инде, гадәт, ризыкны исраф итәргә кул бармый. Мөгаен, әби белән үскәнгә шулайдыр бу. Ул да бит шундый иде, бер искергән ризыкны әрәм итмәде, ни дә булса ясый иде.
Суыткычта ысланган ярты тавык яткан, балалар кайткач салат ясалыр, дип алган идем, югыйсә, баштан чыккан инде, онытылган. Бүген ревизия ясаганда килеп чыкты бу, билгеле инде, "не первой свежести", кибә башлаган)
Күптәән инде, киш, дигән нәрсәне пешереп карарга кызыгып йөри идем, менә бит, мөмкинлек чыкты. Хәзер беләбез инде ни белән ашыйлар бу кишны))
Камыр рецептын интернеттан алдым, Дания исемле казах ханымныкы.
Камыр:
280гр он
170гр акмай(минем очракта маргарин)
Бер йомырка
2 аш калагы салкын су
Ярты чәй калагы тоз
Камыр өчен бар әйбер дә сап-салкын булырга тиеш.
Онга тоз салып бутадым, каткан маргаринны турап салдым һәм валчык хәленә килгәнче уаладым. Шуңа бер йомырка сыттым, сап-салкын су өстәдем һәм чүүүт кенә, пычак очында гына, разрыхлитель кушып(бу төп рецептта юк) тиз генә камыр бастым һәм төреп суыкка куеп тордым, эчлек әзерләгәнче.
Эчлек өчен, суган белән шампиньон гөмбәсен турап, акмай+сыек майда кыздырып, суыттым; ысланган ярты тавыкны вак кисәкләргә турадым.
Камырны җәеп формага салдым, төбен чәнечке белән тишкәләп чыктым. Беренче катка кыздырылган гөмбәне салып җәйдем, аның өстенә туралган тавык ите, аннары мул итеп вакланган каты сыр сиптем һәм шушы эчлек өстенә, 10%лы сливкига(стакан тулар-тулмас булды) өч йомырка салып болгатылган, сыеклыкны агыздым. Кызган духовкада(200°) 35 минут пешердем.
Бик скептиктически(шулай языламы ул)))) ) гына, ии, моның ние бар инде, дип, бер кисәк кисеп алып, авызыма капкан идем...... взрыв мозга!(урыслар шулай диме әле) булды бу! Йотасы да килмичә, гел чәйнәп кенә торасы килә, дисәм, шыксыз ишетелә, әкрен генә, ашыкмыйча гына "смаковать" итеп кенә утырасы килә моны. Бу кишта ике тәм һәм кайсысы тәмлерәк икәнен әйтеп булмый. Мөгаен, шушы ике тәм бергә кушылып шушындый искиткеч тәм ясыйдыр(тәмен аңлатырга сүз дә таба алмыйм хәттә!) Камыры отдельная тема) Чын песочный камыр! Уалып, таралып тора, шул ук вакытта кыштырдый да!
Монда язып кына аңлата алмыйм, моны пешереп карарга кирәк. Һәм камырны төгәл басарга, ингридиентлар салкын булырга тиеш(ясаганда гына суыткычтан алып ясыйсы) Рецептны төгәл үтәгәндә генә шушындый результат чыга.
Пешереп карагыз, үкенмәссез!)
Эчлегенә үзегез теләгәнне сала аласыз, төп рецептта суган белән шпинат кыздырып салды.
#киш